«Вакыт агышына буйсынмый» дигән халыкара ком графикасы күргәзмәсе

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Чаллы картиналар галереясендә «Вакыт агышына буйсынмый» дигән халыкара ком графикасы күргәзмәсе ачылды.

Ком ярдәмендә картина ясау техникасы егерменче гасыр ахырында мәйданга чыга.  Ком һәм пыяла өслек, яктылык һәм күләгә, рәссамның йөгерек куллары һәм хыял очышы тамашачылар күз алдында берсе-берсен алмаштырган образлар тудыра. Ком тарихы шулай языла.

Рәссамнар ком картиналарын фотога төшереп кенә вакыт хөкеменә тапшыра ала. Күргәзмәдә тамашачыларга шушы эшләр тәкъдим ителә.  

Анда төрле шәһәрләрдә яшәүче 38 рәссамның иҗат җимеше куелган.

Күргәзмәдән җыелган акча хәйрия максатларында тотылачак:   ДЦП диагнозы куелган Иватарова Анна Романовнаны дәвалауга тапшырылачак.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International