Бүген Наил Шәйхетдиновны соңгы юлга озаттылар

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

26 гыйнварда Казан үзенең талантлы улы артист Наил Шәйхетдиновны соңгы юлга озатты.  Мәрхүм белән хушлашу ул үзе  50 елдан артык хезмәт куйган К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында узды.

Наил Шәйхетдинов театрда ике йөздән артык онытылмаслык роль башкарган, төрле фильмнарда төшкән. Ул – театрга ихлас хезмәт иткән  артистлар буынының күренекле бер вәкиле.

Артист белән хушлашырга Татарстан Республикасының төрле театрларыннан сәхнәдәшләре, дуслары, туганнары һәм күпсанлы тамашачылар килгән иде.

Бәхилләшү сүзләре ихлас, мәрхүмнең якты рухын яд итү булып яңгырады.

Наил Шәйхетдиновны Самосырово бистәсе янындагы Яңа татар зиратында җирләделәр.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International