Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгать галереясендә Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентларының диплом эшләреннән күргәзмә ачылачак

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

27 гыйнварда көндезге сәгать дүрттә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгать галереясендә Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентларының диплом эшләреннән күргәзмә ачылачак. Анда тамашачылар «Майлы буяулар белән ясалган рәсем» һәм «Сәнгатьле бизәү» бүлекләрен тәмамлаган егет-кызларның диплом эшләре белән таныша ала.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International