31 гыйнварда «Италия образлары. Дәүләт Эрмитажы тупланмаларыннан XVII-XX гасыр Көнбатыш Европа сәнгате» күргәзмәсе ябыла. Гыйнварның 22 сеннән 31 енә кадәр «Эрмитаж-Казан» «Хуш, Италия» программасына чакыра.
Күргәзмәгә килүчеләрне интерактив экскурсия, студентлар өчен Италия белән таныштыру кичәсе, төрле осталык дәресләре, уен-бәйгеләр көтә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте