Хәзерге заман сәнгате галереясендә Валерий Михайловның «Чын булмаган чынбарлык» дигән фотокүргәзмәсе ачыла

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

22 гыйнварда  сәгать дүрттә Хәзерге заман сәнгате галереясендә Валерий Михайловның «Чын булмаган чынбарлык» дигән фотокүргәзмәсе ачыла.

В.Михайлов бу яңа проектында бай һөнәри тәҗрибәсен, үзе уйлап тапкан ысулны кулланып форма һәм композиция буенча да, шулай ук төсләрнең ярашуы буенча да яңа иҗади мөмкинлекләрне гамәлгә ашыруга ирешкән. Фотосурәтләр импрессионист рәссамнарның картиналарын хәтерләтә, әмма аларның күчермәсе булып тормый.  Валерий Михайловның бу эшләре Казан фотография мәктәбендә яңа сәнгать юнәлеше барлыкка килүе турында фикер тудыра. Күргәзмәдә авторның илледән артык эше куелган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International