Бакый Урманче исемендәге Татарстан Республикасы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бүләген алуга республика конкурсында катнашу өчен гаризалар алу дәвам итә

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

2016 елның февраленә кадәр Бакый Урманче исемендәге Татарстан Республикасы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бүләген алуга республика конкурсында катнашу өчен гаризалар алу дәвам итә.  

Конкурс «Майлы буяулар белән ясалган рәсем», «Графика», «Скульптура», «Декоратив сәнгать», «Сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть, сәнгать белеме» номинацияләре буенча уздырыла.

Гаризалар быелның  1 февраленә кадәр авторлардан яисә  коллективлардан (һәр  автор яисә коллектив бердән артык  гариза бирә алмый)  кәгазь яки электрон чыганакта түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан, Пушкин урамы, 66/33, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, музей эшен үстерү бүлеге (Минһаҗева  Гүзәл Ринат кызы, (843) 264-75-06, Guzel.Yusufzyanova@tatar.ru).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International