Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Үзешчән халык коллективы» исемен бирү (раслау) буенча сәнгать советы үз эшен быел да дәвам итә

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Үзешчән халык  коллективы» исемен бирү (раслау) буенча сәнгать советы үз эшен быел да  дәвам итә.  

14 гыйнварда совет әгъзалары  Чаллы шәһәре «Энергетик» мәдәният йортының  «Земляничка» театры иҗаты белән танышты. Коллектив  «Тылсымлы шәһәр әкияте» дигән җыр-биюле тамаша тәкъдим итте. Спектакль бу юлы да зал тулы балаларга унтугызынчы тапкыр күрсәтелде.  

Сәнгать советы әгъзалары театр эше турында югары фикердә һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына «Земляничка» театрының «Үзешчән халык коллективы» исемен раслау тәкъдиме белән чыгачак.    Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International