Италиягә багышланган конкурс

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

16 гыйнварда «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Италия образлар. Үзенчәлекле караш» һәм  «Венеция карнавал битлекләре» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Узган елның октябреннән «Италия образлары. Дәүләт Эрмитажы тупланмаларыннан  XVII–XX гасырлар Көнбатыш Европа сәнгате» күргәзмәсенә килүчеләргә италиян рәссамнарының классик эшләренә яңача караш ташларга һәм шуны сурәтләп бирергә тәкъдим иткәннәр иде.  Коллажлар, юмористик мемнар, рәсемнәр күп алынды. Конкурс жюрие җиңүчеләрне дә билгеләде инде. Венеция традицияләрендә карнавал битлекләре арасында шулай ук өч иң яхшы оста билгеләнде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International