22 гыйнварда La Primavera оркестры белән бергә ДЗКЗ сәхнәсенә яшь музыкантлар – Казанның музыка мәктәпләре укучылары чыгыш ясый. Оркестрның бу инде икенче шундый проекты.
Концертта йөздән артык яшь музыкант катнашачак. Аларның күбесе төбәк, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларында җиңү яулаган. «Яңа дулкын» проекты финалчылары, Дельфыдагы уеннарда призлар алучылар, «Җырчы йолдыз» федераль программасы һәм «Тавыш» проекты катнашучылары, «Яңа исемнәр» фонды стипендиатлары бар. Концертта катнашучы иң яшь музыкант Өмәр Бикбаевка нибары 7 яшь. Шулай да ул инде 25 мәртәбәле конкурста җиңү яуларга өлгергән.
Концертта физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар да катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте