Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре комиссиясе игълан итә
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре комиссиясе 2016 елга премиягә тәкъдим ителә торган эшләрне кабул итә башлау турында игълан итә.
Аеруча күренекле, җәмәгатьчелектә танылу алган, ил һәм милли мәдәният үсешенә саллы өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәсендә күренекле фәнни хезмәтләр премиягә күрсәтелә.
Премиягә лаек дип табылган эшләр министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт, иҗтимагый һәм иҗади оешмалар, фәнни учреждениеләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары тарафыннан 2016 елның 15 февраленә кадәр күрсәтелә.
264-74-44, 264-75-14, 264-75-08.
http://mincult.tatarstan.ru/rus/gosudarstvennaya-premiya-respubliki-tatarstan-im.htm
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте