16 гыйнвардан башлап шимбә көннәрендә «Россия К» телеканалында кич белән «Зур балет» проектының яңа сезоны премьерасы була. Анда Россиянең 6 зур театрыннан төп рольләр башкаручы 14 биюче катнашачак.
«Театр интерьерында портрет» документаль фильмнар циклында тамашачылар балет биючеләре белән эшләүче остазлар – атаклы театрларның сәнгать җитәкчеләре белән танышу мөмкинлегенә ия булачак. Владимир Яковлев турында фильм эфирга 13 гыйнварда 23.10 сәгатьтә чыга.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте