Чистай музей-тыюлыгының Бунин залында «Нәфис сүз чыршы бәйрәме»ндә «Әдәбият елын озатабыз» дигән мәдәни программа кысаларында Чистай шәһәре мәдәният хезмәткәрләре делегациясе катнашты. Тамашачылар XX гасыр әдәбияты дөньясына сәяхәттә булдылар – алар виртуаль ысул белән китапханә фондында сакланучы кыйммәтле һәм сирәк китаплар белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте