10 гыйнварда Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский Монаконың күптән иҗат итүче иң күренекле музыка коллективы – Монте-Карло филармония оркестрына дирижерлык итәчәк. Музыкантлар яшь татар композиторы Эльмир Низамовның «Күк хәрәкәте» әсәрен башкарачак. Монако музыкантлары әсәрнең язмасы белән танышкач, аны башкарырга дигән бердәм фикергә килгән. Александр Сладковский оркестры исә Казанда шушы ук музыка белән үзенең 50 нче концерт сезонын ачкан иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте