Татарстан Республикасы музейларында гыйнварда традицион Чыршы бәйрәмнәре уза. 3 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр «Бәйрәм ыгы-зыгысы яисә борынгы сандык серләре» дигән тамаша була. Музейда шулай ук күп төрле күргәзмәләр эшли.
Тукай музее 4 -9 гыйнварда Шүрәле, Кыш бабай катнашында бәйгеле, әйлән-бәйлән уенлы бәйрәмгә чакыра.
Каюм Насыйри музеенда 4 - 15 гыйнварда – татарча чәй эчү традицияләренә багышланган «Иске Татар бистәсендә бәйрәм чәе» программасы.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте