Равил Тумашев белән бәхилләшү

2016 елның 3 гыйнвары, якшәмбе

Бүген Казанда күренекле режиссер, талантлы педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Тумашевны соңгы юлга озатырга К.Тинчурин исемендәге театрга аның күпсанлы дуслары, туганнары, шәкертләре җыелды.

Равил Рәхим улы  озакка сузылган көчле авырудан соң 2 гыйнварда якты дөньядан китте. Аңа 92 яшь иде.

Тумашев 20 елдан артык хәзерге Тинчурин театры бинасында урнашкан Татар күчмә театры режиссеры булып эшләде.

Җеназада сүз әйтүче һәркем мәрхүмнең югары һөнәри осталыгы, остаз буларак олы таланты,  зыялылыгы һәм шәфкатьлелеге турында сөйләде. Равил Тумашев Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International