2016 елның 2 гыйнварында озак вакытка сузылган көчле авырудан соң ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Кызыл Йолдыз Ордены, «Сугышчан казанышлары өчен» медале, Польша Халык Республикасының зур ике бүләге белән бүләкләнгән Равил Рәхим улы Тумашев якты дөньядан китте.
Р.Р.Тумашев Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтының режиссерлык факультетын тәмамлый. 1952-1962 елларда Татар дәүләт академия театрында режиссер, ә 1963 – 1985 елларда Татарстан республика күчмә театрында баш режиссер булып эшли.
Р.Р.Тумашев 1985 елда лаеклы ялга чыга һәм педагоглык эшчәнлеген башлап җибәрә. Озак еллар ул Казан театр училищесында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында режиссерлык һәм актерлык осталыгы дәресләре алып бара; Казан дәүләт педагогика институтының рус филологиясе бүлеге каршында оешкан студентларның әдәби-драматик түгәрәген җитәкли.
Мәрхүмне соңгы юлга озату иртәгә 3 гыйнвар 9.00 сәгатьтә Тинчурин театрында узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте