Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Балык Бистәсе поселогында яңа Мәдәният йорты ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка бик күп дәрәҗәле кунаклар, шул исәптән, Балык Бистәсе якларында туып-үскән иҗат әһелләре дә катнашты. Айрат Миңнемуллович тантанага килүчеләрне бәйрәм белән котлап, Балык Бистәсе Мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗановга учреждениенең матди-техник базасын ныгыту өчен сертификат тапшырды.