2016 елның февраленә кадәр Бакый Урманче исемендәге Татарстан Республикасы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бүләген алуга республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
Конкурс «Майлы буяулар белән ясалган рәсем», «Графика», «Скульптура», «Декоратив сәнгать», «Сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть, сәнгать белеме номинацияләре буенча уздырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте