Качалов театрында Яңа ел тамашалары зур уңыш белән бара

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Качалов театрында Яңа ел тамашалары зур уңыш белән бара.  Кышкы каникуллар вакытында балалар өчен куела торган һәр спектакль алдыннан нәни тамашачылар Чыршы янында кыш бабай һәм Кар кызы белән очраша. Алар балаларны тәбрикләү, Чыршыда тылсымлы утлар кабызу белән генә чикләнмичә, театр, артистлар, сәхнә серләре, спектакль әзерләгәндә күпме кешенең хезмәт куюы турында кызыклы хикәят бәян итә.  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International