28 декабрьдә Азнакайның Көнчыгыш микрорайонында әһәмиятле социаль объект – яңа Мәдәни үсеш үзәге ачылды.
Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
2014 елда район Россиянең кече шәһәрләрендә күпфункцияле мәдәният үзәкләре төзүгә уздырылган конкурста грант откан иде. Төзелеш октябрь аенда башланды һәм бер ел дигәндә монда гомуми мәйданы 1317 кв. метрлык ике катлы бина үсеп чыкты. Шушында ук 120 урынлык кинозал-трансформер, күргәзмә, бию заллары, түгәрәкләр эшли торган бүлмәләр, иҗат һөнәрханәләре урнашкан.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте