Рөстәм Миңнеханов РФ Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин белән очрашты

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты РФ Композиторлар берлеге рәисе һәм ТР Композиторлар берлеге рәисе, Россиянең Халык артисты Рәшит Кәлимуллин белән очрашты. Очрашу "Корстон"да узды.

Рәшит Кәлимуллинның Россия Композиторлар берлеге рәисе итеп билгеләнүе 2015 елның 9 декабрендә игълан ителде. 

Рөстәм Миңнеханов композиторның Татарстан мәдәниятен үстерүдәге зур казанышларын билгеләп үтте. Ул аны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм уңышлар теләде. 

Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнашты.  

ТР Президенты Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International