26 декабрьдә 13.00дә «Свияжск утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгының күргәзмә залында балалар һәм яшүсмерләр китапларына иллюстрацияләр ясаучы күренекле рәссам Виктор Глебович Бритвинның шәхси күргәзмәсе ачыла.
Экспозициядә Чабаксарда яшәп иҗат итүче рәссамның техника һәм стиль өлкәсендәге эзләнүләре ни дәрәҗәдә киң колачлы булуы ачык чагыла. Китап каһарманнарының эчке кичерешләрен осталарча ачу, сурәтләнә торган һәр нәрсәне әһәмиятсез кебек тоелган ваклыкларына кадәр яхшы белү һәм шуңа игътибар бирү, матди мәдәният тарихыннан нечкәлекләренә кадәр хәбәрдарлык, хыял дөньясыннан килгән образларның ышандыру көченә ия булуы, әдәби текстның аңа тәңгәл килә торган сурәттәге төгәл «игезәген» тудыру осталыгы Бритвинга китап укучыларның һәм таләпчән наширләрнең зур ихтирамын казанырга мөмкинлек бирде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте