Быелның 25 декабреннән 2016 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Зур концерт залында Беренче Раштуа фестивале уздырыла. Татарстанның күренекле артистлары, коллективлары катнашында гаять бай программа әзерләнгән. Фестивальне 25 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт камера хорының «Фильм, фильм, фильм…» программасы ача. Ике атна барачак фестиваль программасына балалар һәм өлкәннәр өчен төрле жанрдагы 14 концерт кертелгән. Мәсәлән, 3 гыйнварда мәшһүр композитор Астор Пьяццоллага багышланган «Мәңгелек танго» концерты булачак. Ә 8 гыйнварда фестиваль Иоганн Штраусның «Вена балы» әсәре белән ябылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте