Бүген Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры һәм «Наз» ятим һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтү иҗтимагый фонды бергәләп физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Чыршы бәйрәме күрсәтте.
Казан шәһәре һәм республиканың дүрт районы – Биектау, Спас, Арча һәм Теләче районнарыннан килгән сабыйлар башта «Кышкы әкият» спектаклен карадылар, ә аннары күңелле Чыршы бәйрәмендә катнаштылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте