Әлмәттә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган үзенчәлекле спектакль күрсәттеләр

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Әлмәт драма театры сәхнәсендә «мәгърифәти» сезон кысаларында нәниләргә  юл йөрү кагыйдәләре турында «Ребята и чертята» спектаклен күрсәттеләр.

Урман шәһәрчегендә зур күңелсезлекләр туып кына тора: шайтан балалары шукланып светофорларны һәм юл билгеләрен урлаганлыктан, юлдагы һәлакәтләр саны бик артып киткән икән.  Әмма ярдәмгә  автоинспектор килеп, тәртип урнаштыргач, тормыш янәдән үз эзенә төшә.

Җырлы-биюле, күңелле бу спектакль нәни тамашачылар күңеленә хуш килде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International