Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә ТР Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының мәдәни-белем бирү проектлары, аерым алганда, үсеп килүче буынны татар фольклоры һәм әдәбияты белән таныштыруга юнәлтелгән “Хәзинә” мультимедиа басмасы һәм “Тормыш агачы”/ “Древо жизни” мюзикл-квесты тәкъдим ителде. Соңгысының премьерасы 19 декабрьдә Казанның “Әкият” балалар үзәгендә була.
Әлеге проектлар турында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков бәян итте. Очрашуда шулай ук югарыда телгә алынган мюзиклны булдыруга өлеш кертүчеләр – аның режиссеры һәм балетсмейстер-куючысы Лилия Баһаветдинова, “Дорога из города” бию театрының сәнгать җитәкчесе Айрат Баһаветдинов, композитор Юрий Федоров катнашты.
Юрий Жуков сүзләренә караганда, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле озак вакыт ТР Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды белән бергә эшләп килә һәм әлеге 2 проект – уртак эшчәнлекнең чираттагы нәтиҗәләре. Ул бүген республика министрлыклары һәм ведомстволарының мәдәнияткә дә игътибар бирүен ассызыклап, “Хәзинә” проектының ТР Икътисад министрлыгы гранты (грант күләме – 290 мең сум), “Тормыш агачы” мюзикл-квестының исә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гранты (390 мең сум) кысаларында тормышка ашырылуын билгеләп үтте.
Юрий Жуков “Хәзинә” мультимедиалы мәдәни-белем бирү проектына аерым тукталып, материаллар комплектының һәркайсы 10ар популяр татар әкияте яздырылган 2 dvd-дисктан (берсе татар, икенчесе рус телендә) торуын билгеләп үтте. Проектта файдаланылган музыка ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең музыка лабораториясе базасында яздырылган.
Оештыручылар нияте буенча, аны булдыруда файдаланылган яңа мультимедиа-технологияләр татар халык әкиятләре белән танышу процессын гаять мавыктыргыч итәчәк. Проект балаларның төрле ихтыяҗларына универсаль якын килүне тәэмин итә – бала китапны мөстәкыйль рәвештә укый яки мультимедиалы версияне тыңлый ала. Әкиятләргә иллюстрацияләрне күренекле рәссам Альберт Галимов иҗат иткән. Әкиятләрне К.Тинчурин исемендәге театр актеры Зөлфәт Закиров укыган. Проектта композитор Радик Сәлимов музыкасы файдаланылган.
“Форма буларак әкият – халыкның мәдәни кодын, моңын үзендә туплаган уникаль продукт, Шуңа бәйле рәвештә, әкият дөньясына чуму халык турындагы күзаллауларны баетырга мөмкинлек бирә, – диде ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры. Аның сүзләренчә, проект Әдәбият елына багышлана. – Әкиятләрне күренекле шагыйрә Луиза Янсуар сайлады, без аларны тәрҗемә иттек һәм редакцияләдек. Әкиятләрне тыңлап һәм карап кына түгел, мөстәкыйль рәвештә укып та була”. Юрий Жуков шунысын да билгеләп үтте: текст, музыкаль һәм иллюстратив материаллардан гыйбарәт 1 мең данә диск республика балалар бакчаларына, мәктәпләренә, балалар иҗаты сарайларына бушлай таратылачак, аларны күчереп яздыру да тыелмый.
“Тормыш агачы” мюзикл-квесты турында аның режиссеры һәм балетсмейстер-куючысы Лилия Баһаветдинова бәян итте. Аның сүзләренчә, мюзиклның бию өлешен “Дорога из города” бию театры коллективы башкара. “Бүген Казанда төрле стильләрдә бии белүче, музыканың барлык төрләре белән таныш сәләтле, әзерлекле яшьләр күп. Спектакльдә дә нәкъ менә шундый яшьләр катнаша, – дип билгеләп үтте режиссер. Алар арасында былтыр балалар арасында үткәрелгән “Евровидение” конкурсында Россия данын яклаган Даяна Кириллова, шулай ук “Дорога из города” бию театрының үсмерләр коллективы вәкилләре, Казан театр училищесы студентлары бар. – Без барлык өлкәннәрне борчыган проблеманы – балаларның буш вакытын гаджетларга багышлавы мәсьәләсен күтәрәбез һәм мюзикл геройларына шундый ук виртуаль уенны милли мотивларга таянып узарга тәкъдим итәбез. Спектакль геройлары квест үтәргә һәм татар фольклоры нигезендә нәрсәгә дә булса өйрәнергә тиеш була”, – дип сөйләде Лилия Баһаветдинова. Аның әйтүенчә, әлеге мюзиклда бер үк вакытта заманчалык та, милли тамырларга мөрәҗәгать тә чагылыш таба. Проект үсмерләр һәм яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән җыр, драматургия, бию һәм классик әдәбият синтезыннан гыйбарәт. Ул гади булмаган форматта – уен-квест рәвешендә тәкъдим ителә. Яшь тамашачылар белән диджей, укучы кыз, неформал, геймер һәм компьютер уеннары персонажлары әңгәмә корачак. Җырлар татар һәм рус телләрендә булып, аларның күбесе Габдулла Тукай шигырьләренә язылган, кайберләре рэп рәвешендә башкарыла.
“Дорога из города” бию театрының сәнгать җитәкчесе Айрат Баһаветдинов тәгаенләп узганча, мюзиклда 27 биюче, 12 җырчы һәм төп рольләрне башкаручы 4 актер катнаша, соңгылары – Казан театр училищесы студентлары.
Тамашаның музыка автордашы Юрий Федоров сүзләренчә, җырлар иҗат иткәндә милли төсмерләрнең сыйфатлы Европа яңгырашы белән бергә үреп бирү бурычы куелган.
“Куелган бурыч шактый катлаулы иде. Мюзикл балаларга юнәлтелгән булганлыктан, аларның энергетикасын чагылдыру да зарур иде. Спектакльнең сценарий авторы Элеонора Кашапова һәм “Дорога из города” коллективы белән эшләү бик рәхәт булды. Миңа калса, без куелган максатка ирештек”, – дип фикер уртаклашты ул.
Мюзикл-квест 19 декабрьдә 15.00 һәм 17.30 сәгатьләрдә күрсәтелә.
“Татар-информ” МА