Быелның 25 декабреннән 2016 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Зур концерт залында Беренче Раштуа фестивале уздырыла. Татарстанның күренекле артистлары, коллективлары катнашында гаять бай программа әзерләнгән. Мәсәлән, 3 гыйнварда мәшһүр композитор Астор Пьяццоллага багышланган «Мәңгелек танго» концерты булачак. Ә 8 гыйнварда фестиваль Иоганн Штраусның «Вена балы» белән ябылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте