Туймазы театры режиссеры Байрас Ибраһимов 2 ел элек Әлмәт театры сәхнәсендә Илгиз Зәйниевның “Әрем исе” пьесасы буенча “Сагынуларга ни чара?” спектаклен куйган иде. Ул «Яңа татар пьесасы» конкурсында беренче бүләккә лаек дип табылды. Шушы ук әсәрне ул Туймазы театры артистлары белән дә куйды.
Яңарак кына исә режиссер үзенең күптәнге ниятен тормышка ашыруга ирешкән. Ике театр спектакльне артистларын үзара алмашып башкара.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте