Россиянең 6 шәһәрендә, шул исәптән Татарстан башкаласында, Яңа ел алдыннан утлардан шоу тәкъдим ителә

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Казан Кремленең Спас манарасында Яңа ел алдыннан утлардан шоу тәкъдим ителәчәк: 3D-mapping форматында Яңа елга бизәлгән Казан, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Ростов-на-Дону, Владивосток калаларының күркәм урыннары яктырткычлар ярдәмендә сурәтләнәчәк. Ул уникаль шоуны 23 декабрьдән 31енә кадәр һәр кичне 18.00-22.00 сәгатьләрдә күзәтеп булачак.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитетның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Наталья Гречанникова игълан итте. Аның сүзләренчә, әлеге проект нәкъ менә шушы 6 шәһәрдә бер үк вакытта гамәлгә ашырыла, 23 һәм 30 декабрьдә килүчеләрнең исә үзләрен гигант видеоэкраннан күрү мөмкинлеге бар, чөнки видеога төшерү шушы көннәргә билгеләнгән.

«Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International