16 декабрьдә сәгать унбердә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды яшь буынны татар фольклоры һәм әдәбияты белән таныштыруга юнәлтелгән «Хәзинә» мультимедиа басмасын һәм «Нәсел агачы» мюзиклын тәкъдим итә. Фонд рус һәм татар телләрендә популяр татар әкиятләре яздырылган dvd-диск чыгарды. Оештыручылар фикеренчә, аны яздырганда файдаланылган яңа мультимедиа-технологияләр татар халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышуны гаять кызыклы итәчәк.
«Нәсел агачы» мюзиклы исә кешенең рухи үсеше, тормышта үз урынын табуы, үзен мәдәни социумның бер өлеше итеп тануы мәсьәләләренә багышлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте