Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе Россия китапханәләренең рекордлар китабына кертелде

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Күпсанлы гариза бирүчеләр арасыннан «Рекордлар китабы»на  иң яхшыларны сайлап алдылар. Алар арасында Татарстан Республикасы  Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе  дә бар. Әлеге оешма рельефлы-нокталы ысул белән (Брайль) татар телендә матур һәм фәнни әдәбият бастырып чыгаручы бердәнбер мәдәният учреждениесе буларак «Бердәнбер» номинациясендә җыентыкка кертелде.

 http://sb.litera-ml.ru/assets/files/Fulltext/6-2015/records-6-15.pdf

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International