12-15 февраль көннәрендә Уфа “Нур” дәүләт татар театрының Татарстан башкаласы Казанда гастрольләре була.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә алар Диана Гыйләҗева әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Шаян йорт иясе” (режиссёры – Юлия Сәүбанова), Мостай Кәримнең “Кыз урлау” (режиссеры - Әбелхәер Сафиуллин), Леонард Гершның "Ирекле күбәләкләр” (режиссёры – Эдуард Шахов), Наил Гәетбаевның “Балконнан төшкән мәхәббәт” (режиссеры – Илдар Вәлиев), Туфан Миңнуллиннның "Гөргөри кияүләре” (режиссеры – Әбелхәер Сафиуллин), Эсфир Яһүдинның “Мәхәббәт зилзиләсе” (режиссеры – Илдар Вәлиев) спектакльләрен тәкъдим итәчәк, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.
"Татар-информ" МА