11 декабрьдә, Инвалидлар декадасы кысаларында, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә «Без - Россия гражданнары!» физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында өченче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Конкурска Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан сиксәннән артык иҗади эш тәкъдим ителгән иде. «Сайлауларны рәсемдә сурәтлибез», «Мин – булачак сайлаучы», «Йөрәк һәм шигырь аша сайлыйбыз» номинацияләрендә жюри 15 җиңүчене билгеләде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте