Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

 18 декабрь көнне сәгать 19.00 дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе була.

Актрисаны юбилее белән котларга дип татар, башкорт, рус театр коллективлары килә. Кичәгә Татарстан Республикасы җитәкчелеге дә чакырулы.

Наилә Гәрәева инде 25 ел яшь артистларга белем бирә. Юбилей кичәсендә аны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында үзе укыткан укучылары да котларга әзерләнә.

Кичәдә 20 декабрьдә булачак “Исәнме, улым!” премьерасыннан өзек тә күрсәтелер дип көтелә.

Мәгълүмат өчен: Наилә Гәрәева 1940 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә туган. 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлаган һәм Татар дәүләт академия театрында эшли башлаган.

Артистның 1960 еллар ахырында иң игътибарга лаек рольләренең берсе – кыргыз язучысы Ч. Айтматов әсәре буенча үзбәк режиссеры Т.Ходжаев сәхнәләштергән “Гүзәлем Әсәл” спектаклендә Әсәл роле. Әлеге роль аңа зур танылу китерә һәм әлеге роль өчен 1967 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла.

Наилә Гәрәева - лирик пландагы танылган актер. Беренче чорда яшь кызлар, соңыннан төрле характердагы драматик һәм комик образлар иҗат итә. Аның талантына трагизм белән сугарылган тирән, тынгысыз тойгылар, драматик кичерешләр хас. Геройлары нәзакәтле, күтәренке рухлы, шигърилекләре белән сәхнәдә аерым бер мохит тудыра.

Наилә Гәрәева хәзер дә театрның иҗат тормышында кайнап яши. Бүген ул танылган таҗик язучысы Барза Абдураззоков пьесасы буенча “Исәнме, улым” спектаклендә Әни роле өстендә эшли, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

“Татар-информ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International