Иртәгә Казанда беренче тапкыр Кырым татарларының «Кырым» дип аталган фольклор ансамбле гастрольләре узачак

2015 елның 11 декабре, җомга

Татарстанда "Кырым" фольклор ансамбленең гастрольләре башланды. Беренче концерт кичә Чаллының Орган залында булды, икенчесе иртәгә, 12 декабрьдә, Казанның "Пирамида" мәдәни күңел ачу үзәгендә була.

«Кырым» ансамбле  1990 елда  Симферопольдә оешкан.   Директоры һәм сәнгать җитәкчесе – Украина Республикасының һәм Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Сәрвәр Какура. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International