«Абилимпикс» милли чемпионатында республиканың данын Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы студенты яклады

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Россиядә беренче «Абилимпикс» милли чемпионаты – сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык чемпионаты Мәскәү өлкәсендә 4-6 декабрьдә узды. Татарстан Республикасыннан  чемпионатта «Зәркәнче» һөнәре буенча Казан халык сәнгать һөнәрчелеге  техникумы студенты  Камил Вәлиев катнашты. Ул «Югары һөнәри осталыгы һәм җиңәргә ихтыяр көче өчен» номинациясендә сертификат белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International