Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды яшь буынны татар фольклоры һәм әдәбияты белән таныштыруга юнәлтелгән «Хәзинә» дигән яңа проектны гамәлгә ашыра. Фонд рус һәм татар телләрендә популяр татар әкиятләре яздырылган dvd-диск чыгарды. Оештыручылар фикеренчә, аны яздырганда файдаланылган яңа мультимедиа-технологияләр татар халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышуны гаять кызыклы итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте