Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенең игелекле эшләр традициясен дәвам итә.
Инвалидлар декадасы кысаларында 8 декабрь көнне Г. Кариев театры артистлары Казанның “Әкият” балалар үзәгендә Т.Миңнуллинның «Нигез ташлары» спектаклен күрсәтте. Хәйрия тамашасына хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, күп балалы аналар һәм аз керемле гаиләдән үсмерләр чакырулы иде. Ул көнне тамашачылар Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган спектакль карап, күңелләрен рухи азык белән баеттылар.