Тинчурин театрында – премьера

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

10 декабрьдә Тинчурин театрында  Рөстәм Мингалим пьесасы буенча куелган  «Өченче бүлмәдә эт яши» спектакле премьерасы була.

Рөстәм Мингалим – күренекле шагыйрь, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Бу әсәрендә автор тормыштагы гомум проблемалар турында фикер йөртә, үзенең шәхси кичерешләрен яшәештәге каршылыклар белән бәйләп күрсәтә.  Р.Мингалимның шигъри нюансларга, сынландыру-чагыштыруларга  бай бу пьесасы   сыгылмалы, бизәкле тел белән язылган. Режиссер Резедә Гарипова пьесаны үзенчәлекле күзлектән чыгып куя, ахыр килеп, әлеге типик гаилә драмасы ялгызлыктан гаҗиз булган ике кешенең мәхәббәт тарихына әйләнә.

Спектакль геройлары берсе икенчесенә карата гаять кешелексез мөнәсәбәттә, аларның үзара һәрбер сөйләшүе чын-чынлап  сүз бураны уйнатуга кайтып кала. Һәм аларның бары үзләренә генә кагыла торган гаилә  тарихы кинәт кенә бер-берсе өчен гаепләүләрдән торган психологик авыр бер халәткә әверелә. 

89274138206 e-mail: ruzaliyagaziz@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International