9 декабрьдә көндезге сәгать өчтә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Кәҗә һәм Сарык» әкиятен хәйрия спектакле буларак күрсәтәчәкләр. Традицион төстә «Әкият» коррекция мәктәпләре, мәктәп-интернатлары һәм башка муниципаль балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия спектакльләре куя.
Узган атнада, Инвалидлар декадасы вакытында «Әкият» татар дәүләт курчак театры артистлары Казан шәһәренең 142 һәм 172 номерлы коррекция мәктәпләрендә Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» хәйрия спектаклен күрсәтте инде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте