29 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Берләшкән Гарәп Әмирлекләре милли көнен бәйрәм итүдә катнаша.
Бу вакыйгага багышланган тантаналар БГӘ башкаласы Абу–Даби, Дубай, Әль-Әйн шәһәрләрендә уздырыла. Аларда Татарстан, Сербия, Вьетнам, Кытай, Австрия, Тайвань, Тайланд, Казахстан фольклор ансамбльләре катнаша.
6 декабрьдә Татарстан Республикасы дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче россиялеләр алдында чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте