18, 19 һәм 20 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда Яңа ел бүләкләре ярминкәсе – «Музей базары» уздырыла.
Татарстан Республикасы Милли музее күп еллар дәвамында халык һөнәрчелеген үстерүне максат итеп куя. Шуңа бәйләнешле рәвештә музей осталар һәм һөнәрчеләр белән актив хезмәттәшлек итә.
Милли музей залларында дүртенче тапкыр уздырылачак ярминкәдә осталар тарафыннан күптәннән килүче һөнәрчелек традицияләрендә җитештерелгән үзенчәлекле эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте