5 - 15 декабрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Филармониада» VIII халыкара сәнгать фестивале уздырыла.
Программада Россиянең төрле төбәкләреннән күренекле артистлар һәм коллективлар чыгыш ясый.
Хөрмәтле журналистлар!
3 декабрьдә 13.00дә «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгының матбугат үзәгендә фестивальгә багышланган матбугат конференциясе була.
Катнашалар:
– Нуруллин Кадим Назыйр улы – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры;
– Закирова Чулпан Ринат кызы – «Казан» бию ансамбле җитәкчесе;
- Закиров Ренат Равил улы – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директорының концерт эше буенча урынбасары.
Аккредитация өчен: pr@tatfil.ru ; 89053126758
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте