2 декабрьдә Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлегендә хисап-сайлау җыелышы узды.
Анда Россия Федерациясе Кинематографистлар берлеге рәисенең төбәкләр белән эшләү буенча урынбасары Лаврентьев Клим Анатольевич, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Министр чыгыш ясады һәм кинематография өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп мәсьәләләренә тукталды.
Конференциядә Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлегенең 2012-2015 елларга хисабы тыңланды.
Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлегенең яңа рәисе итеп Илдар Ягъфәров сайланды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте