Декабрьнең 10сыннан 12 сенә кадәр Татарстанда беренче тапкыр Кырым татарларының «Кырым» дип аталган фольклор ансамбле гастрольләре узачак. Концертлар ике мәйданчыкта – 10 декабрьдә 18.30да Чаллының Орган залында һәм 12 декабрьдә Казанның "Пирамида" мәдәни күңел ачу үзәгендә була.
«Кырым» ансамбле 1990 елда Симферопольдә оешкан. Директоры һәм сәнгать җитәкчесе – Украина Республикасының һәм Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Сәрвәр Какура.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте