«Сөйләшә торган шәһәр» программасы

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә «Сөйләшә торган шәһәр» дигән уникаль программа тәкъдим ителде.

Аның белән «О.К. ГРУПП» ҖЧҖ  җитештерүче компаниясе директоры  Олег Курицын таныштырды.

Аның әйтүенә караганда, программа – үзенә күрә тулаем бер система ул.  Автобусларда үзенчәлекле  пассажирлар булуы турында хәбәр итү төймәләреннән алып, шәхси абонент җайланмаларына  кадәр – эш рәвеше төрле. Бу система Санкт-Петербург, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Сочиның Олимипия объектларында һәм Россия төбәкләренең кайбер шәһәрләрендә файдаланыла инде. 

(89033438746)

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International