«Утрау» иҗат һөнәрханәсенең яңа проектын тәкъдим итү

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Бу проект - «Утрау» иҗат һөнәрханәсенә керүче рәссамнарның иҗади хисабы.  Аның максаты – рәссамнарга XVI–XIX гасырга караган уникаль архитектура һәйкәлләре, рәсем сәнгате шедеврларыннан торган тарихи тирәлектә иҗат итү мөмкинлеге бирү.

Свияжск – тирә-юнендәге территорияләрдән еш кына үтеп чыга алмаслык киртәләр белән бүлеп алынган үзенә күрә бердәнбер урын, шуңа да ул артык үзгәреш кичермәгән, үзенең беренчел кыяфәтен саклаган диярлек. Утрау-шәһәрчектә яшәүчеләрнең гасырлар дәвамында  үзләренә генә хас холкы формалашкан.  

Свияжскида хәзер тарих һәм замана күренешләре үрелеп китә, анда борынгы архитектура истәлекләре белән бергә яңага омтылу, музей һәм көндәлек тормышның берләшүе күзәтелә.  

Тарих һәм мәдәният күренешләрен аңлау тарихи вакыйгаларны, шәхесләрне, аларның кылган гамәлләрен, архив документларын гына түгел, бәлки гап-гади тормыш агышын тәшкил итүче нәрсәләр – йорт, көнкүреш әйберләре, ашамлыклар, йорт хайваннары, йолалар, гореф-гадәтләр һәм башка шундыйларны өйрәнү аша да бара. 

Мондый караш хәзерге җәмгыять өчен үтә мөһим булган мәдәният экологиясе мәсьәләләре турында фикер алышырга мөмкинлек бирә. Мәдәният экологиясе дигәндә без кешенең табигать һәм тарихи тирәлек белән күптөрле рәвештәге  мөнәсәбәтләрен күздә тотабыз.  

Свияжскида шушы мәсьәләләргә багышланган күргәзмә 4 декабрьдән эшли башлый.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International