Татарстанда яңа күпмилләтле музей проекты эшли башлый

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли музеенда әрмән рәссамы Маро ханым  Саргсянның күргәзмәсе ачыла. Аның белән Татарстан Халыклар ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты республикада яшәүче халыкларның рәсем һәм гамәли сәнгате үрнәкләре белән таныштырачак яңа проектын башлап җибәрә.   

Һәр ай саен Милли музейда Татарстан Халыклар ассамблеясенә керә торган төрле милләт вәкилләре эшләреннән күргәзмәләр тамашачылар хозурына тәкъдим ителәчәк. 

Маро Саргсянның күргәзмәсе  4 декабрьдә кичке сәгать дүрттә ачыла.  

8(843)237-97-90, 89061224562

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International