«Һөнәр» VII бөтенроссия яшь режиссерлар театр фестивале Казанда декабрьнең 7 сеннән 13 енә кадәр уздырыла.
Фестивальдә 35 яше тулмаган яисә беренче тапкыр спектакль куйганына 5 ел узган режиссерлар үз эшләре белән катнаша ала. Тамашачыларга соңгы ике елда сәхнә күргән спектакльләр күрсәтеләчәк.
Фестивальдә Санкт-Петербург, Уфа, Ижевск, Йошкар-Ола, Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Бөгелмә режиссерлары эшләрен тәкъдим итә. Татар, рус, башкорт, марий һәм удмурт телләрендә барлыгы 18 спектакль уйналачак. “Һөнәр”нең һәр спектаклен Россиянең танылган театр тәнкыйтьчеләре караячак. Спектакльләрдән соң фикер алышу үтәчәк.
Хөрмәтле журналистлар!
Сезне «һөнәр» фестивале ачылуга багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз. Ул 1 декабрьдә 11:00дә Камал театрының Матбугат үзәгендә уздырыла (301 аудитория).
Аккредитация өчен: kamal.press@tatar.ru, 293-83-18, 89274464542.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте