Мәдәни-ял итү учреждениеләре белгечләре өчен «Бәйрәм, концерт алып баручылар эшенең үзенчәлекләре» темасына республика семинары уздырылды

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

29 ноябрьдә Казанның Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында мәдәни-ял итү учреждениеләре белгечләре өчен «Бәйрәм, концерт алып баручылар эшенең үзенчәлекләре»  темасына республика семинары уздырылды. Анда республиканың берничә районыннан 19 белгеч катнашты.   

 Семинарда катнашучылар өчен осталык дәресләрен артистка Елена Ефимовна Ненашева, сәхнә сөйләме укытучысы Наталья Леонидовна Отяшьаева уздырды.

Семинар ахырында мәдәният хезмәткәрләренә курс узулары турында сертификат тапшырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International